Анда гаризаларны кабул итү төгәлләнүгә кимендә бер ел алданрак теркәлгән коммерциясез оешмалар катнашырга мөмкин. Конкурска социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм итү һәм аларны яклау; гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау; гаиләгә, аналарга, балаларга ярдәм итү; яшьләр проектларын, фән, мәгариф, агарту өлкәләрендәге проектларны тормышка ашыруга ярдәм итү; мәдәният һәм сәнгать, тарихи хәтерне саклау; әйләнә-тирә мохитне саклау; милләтара һәм динара татулыкны ныгыту; иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларыбызга, гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итү буенча Хөкүмәтнеке булмаган оешмалар проектлары тапшырылырга мөмкин.
Гаризалар 2019 елның 25 ноябренә кадәр кабул ителә. Бу хакта тәфсилле мәгълүматлар белән сайтта (https://xn--80afcdbalict6afooklqi5o.xn--p1ai/public/contest/index) танышырга була.