Буа мәктәбе укучылары табигатьне ничек саклап булу турында фикер алышкан

2019 елның 11 октябре, җомга

Буа шәһәренең Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү укучылары белән кешеләр гамәлләренең табигать торышына йогынтысы турында сөйләшкәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре алар өчен экологик дәрес үткәргән. Экологлар, балалар белән бергәләшеп, авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне үстерүгә бәйле рәвештә Җир йөзендә килеп чыккан үзгәрешләрне барлаган, шулай ук аны саклау өчен кирәкле чаралар буенча фикер алышкан.

Балалар экологик табышмаклар чишеп, урманда һәм су тирәсендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшергәннәр. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре фикеренчә, әлеге дәрестән соң укучылар табигатькә карата тагын да кайгыртучанрак, сакчылракка әйләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International