Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында чүп өеме калкып чыгуын күреп алганнар

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан “Кайнар линия” аша Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында чүп өеменең  барлыкка килүе турында хәбәр кергән.  

Экологлар шундук хатта күрсәтелгән адрес буенча чыгып киткән. Гражданнар хәбәрендә күрсәтелгән урында, чыннан да, җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын – тәгаенләп әйтсәк, агач калдыкларын аударып калдыру факты расланган. Чүп-чар белән пычранган җир мәйданының 12 кв.м тәшкил итүе дә исәпләп чыгарылган.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Шулай ук закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юк итү турында күрсәтмә чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International