Суд – экологлар ягында. Казанда бер оешма чүплек өеме ясап куйган өчен 100 мең сум түлиячәк

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре инде быел кышын ук  территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнүче бер оешманың экология законын бозуын фаш иткән булган. Гаепле оешма кар белән бергә чүп китереп аударган, нәтиҗәдә кар эрегәннән соң шул урында чүплек “калыккан”. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге кагыйдәләрне үтәмәү”) буенча эш кузгатылган. Әмма предприятие карар белән килешмичә, Казан шәһәре Совет районы судына мөрәҗәгать иткән. Суд быелның октябрендә экологларның карарын үзгәрешсез калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International