Экологлар Чаллыда мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсендә аң-белемнәрен үстерде

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә Чаллы шәһәре 60нчы урта мәктәп укучылары белән очрашу булып узды. Экологлар мәктәп укучыларын махсус аналитик контрольлек инспекциясе белән таныштырды.

Экскурсия барышында балалар ташландык суларның сыйфатын тикшерүне, әйләнә-тирә мохиттә төрле физик параметрларны үлчәү приборларының ничек эшләвен  күзәтү мөмкинлегенә иреште. Укучылар микроскоп ярдәмендә ташландык суларга, туфракка һәм калдыкларга токсикологик тикшеренүләрне үткәрүнең барышын кызыксынып күзәтте. Кайберәүләре дафния һәм инфузория-башмакчыкның ниндирәк булуын үз гомерендә беренче тапкыр күреп, нык кына гаҗәпсенде дә әле.

Балалар үзләре дә тирә-юньдәге сулыкларда яшәүче үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ничегрәк күзәтүләре турында сөйләде. “Өлкән сыйныф укучылары торак пунктта метеорологик хәлләрне күзәтеп тора”, – дип уртаклашты мәктәп педагогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International