Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан “Кайнар линия” аша Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында чүп өеменең барлыкка килүе турында хәбәр кергән.
Экологлар шундук хатта күрсәтелгән адрес буенча чыгып киткән. Гражданнар хәбәрендә күрсәтелгән урында, чыннан да, җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын – тәгаенләп әйтсәк, агач калдыкларын аударып калдыру факты расланган. Чүп-чар белән пычранган җир мәйданының 12 кв.м тәшкил итүе дә исәпләп чыгарылган.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте экологик тәрбияне камилләштерү, җәмәгатьчелек игътибарын калдыкларны дөрес итеп аерып җыю мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан чыгып, “Файдалы чүп” дигән рәсем бәйгесе башлап җибәргән. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар – Татарстан Республикасы Көнчыгыш зонасындагы (шәһәр округы – Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашырга мөмкин.
Чаллыда мәктәп укучылары макулатура җыю буенча гомумшәһәр акциясе барышында 40 тонна кәгазь җыйган. Ә инде 34нче мәктәп укучылары экологик бәйге лидерларына әйләнгән.
Анда гаризаларны кабул итү төгәлләнүгә кимендә бер ел алданрак теркәлгән коммерциясез оешмалар катнашырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә Чаллы шәһәре 60нчы урта мәктәп укучылары белән очрашу булып узды. Экологлар мәктәп укучыларын махсус аналитик контрольлек инспекциясе белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең “Ромашка” 10нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен экология дәресе үткәргән. Дәрес әңгәмә, уеннар, иҗади чаралар рәвешендә узган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре инде быел кышын ук территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнүче бер оешманың экология законын бозуын фаш иткән булган.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10 986 мөрәҗәгать кергән. Шуның 6647се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Буа шәһәренең Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү укучылары белән кешеләр гамәлләренең табигать торышына йогынтысы турында сөйләшкәннәр.
Әлеге чара коррупциягә каршы торучанлыкны булдыру максатында, хокукый пропаганда йөзеннән үткәрелде.