Чаллыда мәктәп укучылары макулатура җыю буенча гомумшәһәр акциясе барышында 40 тонна кәгазь җыйган. Ә инде 34нче мәктәп укучылары экологик бәйге лидерларына әйләнгән. Алар 14 тонна чамасы макулатура җыеп тапшырган! 25нче мәктәп икенче урынга чыккан (13 тонна). 32нче мәктәп өченче урынны яулаган (10 460 тонна).
Чара әти-әниләр катнашында узган. Җыелган кәгазь калдыклары 400дән артыграк агачны кисүдән саклап калу мөмкинлеге бирә! “Иң мөһиме – балалар табигатьне яратырга, аның байлыкларына сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәнә”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре.