Кама Тамагы районы Яңасала авыл җирлегенең Шәпкә авылы читендәге 45 581 кв. м мәйданлы «кыргый» карьер территориясе уңышлы торгызылды.
Татарстан Экология министрлыгы барыгызны да бәйрәм белән котлый! Бу көн – теләсә нинди ныклы җәмгыятьнең нигезе булган гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык мөһимлеген искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.
Бүген Әлмәттә «Нефть югары мәктәбе» университеты кампусы территориясендә «Яшел адым» – «Зеленый шаг» халыкара студентлар экология фестивален ачу тантанасы узды, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 120 студент катнаша.
Минзәлә районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез ике чүплек таптылар.
1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3280 мөрәҗәгать кергән, аларның 2831е инде хәл ителгән.
Бу ялларда Казансу елгасы буйлап массакүләм экойөзеш узды. Акция 54 волонтерны җыйды, бу соңгы дүрт елда мондый форматтагы иң зур вакыйга булды. Экологик йөзештә Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Алия Дамировна – чын профессионал, аның өчен экология – эш кенә түгел, ә бирелгән сәләт тә.
Әтнә районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.
«Хәтта иң кечкенә үсенте дә миндә соклану уята. Аны кайгыртасы, саклыйсы килә», — ди «Экология йөзләрдә» рубрикасы героинясы Алсу Шәрәфетдинова. Без яшь белгечләребез турында сөйләвебезне дәвам итәбез.
Татарстан Республикасы һәм «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятиесе («ФЭО» ФДУП) калдыклар белән имин эш итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күптәннән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр. «ФЭО» ФДУП I һәм II класслы куркынычлы калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор булып тора, ул Россиянең бөтен территориясендә мондый калдыклар белән эш итүнең имин системасын булдыру һәм эшләү өчен җаваплы.