2026 елның 10 февраленә кадәр «Бәллүр компас» илкүләм премиясендә катнашуга гариза бирегез. 2026 елда статуэткалар җиңүчегә инде 14 тапкыр тапшырылачак. Бу фәнни ачыш ясаучылар, планетабызны тикшерүчеләр һәм табигать турында кайгыртучылар өчен бик яхшы мөмкинлек.
ТР Экология министрлыгы «Бәллүр компас» премиясендә актив катнаша. 2024 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты экспертлар комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде. Ул «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә керде. Җиңү өчен халык тавыш бирүендә шулай ук «Ирекле агым» проекты да көрәште.
Быел катнашуга фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, иҗат берлекләре, Россия һәм чит ил оешмалары, предприятиеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк: «Фәнни казаныш», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Мәгариф», «Иң яхшы ММЧ проекты, медиапроект», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Басма», «Иң яхшы төбәк проекты», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты».
Катнашуга гаризаны илкүләм премиянең рәсми сайтында бирергә мөмкин: https://rus-compass.ru/join/