Казанның Совет районында ике чүплек бетерелде

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Халыкның мөрәҗәгатен карау кысаларында Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районы территориясен тикшерделәр. Мониторинг барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты, атап әйткәндә, санкцияләнмәгән ике чүплек булуы расланды. 

Торак калдыклары белән чүпләнү факты ачыкланган беренче хокук бозу «Элемтэ-1» гараж-төзелеш кооперативы территориясендә булды. Хокук бозу мәйданы – 25 кв.м. Соңрак чүплек «Элемтә-1» ДСК хезмәткәрләре тарафыннан бетерелә.

Икенче хокук бозуны Локаторная урамында Яңа Сосновка һәм Нагорный торак массивындагы контейнер мәйданчыгы территориясендә теркәделәр. Чүплек составында шулай ук эре габаритлы торак калдыклары да бар иде. Чүплекнең мәйданы – 14 кв.м. Чүплек Совет районы башкарма комитеты тарафыннан юк ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International