ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районының 2 нче санлы Түбән Мактама мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән экологик дәресләр үткәрделәр.
Укучылар экологларны бик көткәннәр һәм аларның килүенә бик озак әзерләнгәннәр иде: алар табигатькә сакчыл караш темасына плакатлар ясаганнар һәм актлар залын бизәгәннәр.
Дәрестә балалар белгечләрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм туган як табигатен саклау турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Алар чәчәкләр, агачлар утыртырга һәм өмәләргә чыгарга тәкъдим иттеләр.
Беренче сыйныф укучыларының педагог белән бергә әзерләгән музыкаль чыгышы инспекторлар өчен аеруча сюрприз булды. Балалар табигать турында күңелгә үтеп керерлек җыр җырладылар. Дәрес азагында һәр укучы истәлеккә Министрлыктан буяу китапларын алдылар.
«Без балалар белән бергә экологларның килүенә шат һәм аларны һәрвакыт мәктәптә көтәбез. Кечкенәдән үк экологик культураны һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтне формалаштыру мөһим», - диделәр Түбән Мактаманың 2нче мәктәбе укытучылары.