Экологик һәм социаль юнәлештәге 30дан артык мастер-класс, спорт ярышлары һәм турнирлары, гомуми лагерь «Бөркет түгәрәге» һәм «Яшел дөнья» премиясе. «Дуслык» мәгариф-савыктыру үзәгендә «Яшь эколог» республика профильле сменасы узды. Ә инде бүген монда тантаналы рәвештә йомгак ясадылар.
Элегрәк ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре тарафыннан күчмә тикшерү барышында Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә ш.т.п. «Мечта» бакчачылык ширкәтенә янәшәдәге территориядә калдыкларны җыю фактлары теркәлгән иде.
Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына ел башыннан төрле элемтә каналлары аша 4648 мөрәҗәгать килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре иң кечкенәләр өчен практик дәресләр циклын дәвам итә. Бу юлы Буадагы экологик лабораториягә «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.
«Россия минем тарихым» тарихи парклары – Россиядә иң масштаблы экспозиция комплексы.
992 автотранспорт чарасын Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 1 июньдә старт алган һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Чиста һава» операциясе кысаларында тикшерделәр.
4 июльдән 3 августка кадәр Казанда ел саен үткәрелә торган «Шәһәр кешесе - галим» шәһәр лабораториясе узачак. Бу шәһәр һәм елга экологиясе турында белем бирү дәресләре сериясе. Практик дәресләр бер ай дәвам итәчәк һәм аларның төп максаты - экологлар, галимнәр һәм халык арасында белем алмашу.
Купербаш ятмасындагы җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозуны экологлар ачыклаган. Территорияне тикшерү һәм транспорт чараларын күзәтү нәтиҗәләре буенча Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары лицензияле участоктан файдалы казылма ятмаларын каплаучы тау токымнарын читкә чыгару фактын ачыклый алдылар.
22-28 июньдә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре (АСКЗА) атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуларны теркәгән.
15 июньнән 2 июльгә кадәр «Дуслык» мәгариф-сәламәтләндерү үзәгендә «Яшь эколог» республика профильле сменасы уза. Хәзер биредә республиканың 6 районыннан 80 бала ял итә һәм белем ала.