Мамадыш районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Соколка авылында экологлар биналарны җимерү һәм сүтү калдыкларының, үсемлек, көнкүреш һәм сортларга аерылмаган торак калдыкларының рөхсәтсез чүплеген таптылар.
Бозу мәйданы – 180 кв.м, күләме – 91 куб.м.
Мамадыш районының Соколка авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү белдерелде.