Суд экологларның Чаллыдагы санкцияләнмәгән чүплекне бетерү турындагы таләбен хуплады

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Элегрәк Чаллы шәһәре территориясен мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган иде. Чулман проспектында бетон ватыклары калдыкларын ташлау факты ачыкланды. Хокук бозу мәйданы – 63 кв.м.


Чаллы шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.


Кабат урынга чыкканда чүплекнең бетерелмәгәнлеге ачыкланды. Экология министрлыгының Кама буе идарәсе Чаллы шәһәр судына хокук бозуны бетерергә мәҗбүр итү һәм Башкарма комитетның гамәл кылмавын законсыз дип тану турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм Башкарма комитетны суд карары законлы көченә кергән көннән алып ике ай эчендә санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International