«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» операциясе ахырына якынлаша. Татарстанда 5 827 автомобиль тикшерелде

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә, автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын булдырмауга юнәлдерелгән масштаблы оператив-профилактик чара үткәрә.

Бүгенге көнгә 5 827 транспорт чарасы, шул исәптән 5 344 җиңел автомобиль, 264 йөк һәм 219 автобус тикшерелгән. Махсус газ анализаторлары ярдәмендә тикшерүләр республиканың барлык 27 районында да үткәрелә.

«Агымдагы чорда чыгарылмаларның рөхсәт ителгән нормаларын арттыра торган барлыгы 109 автомобиль ачыкланды, бу тикшерелгән машиналарның гомуми саныннан нибары 1,8% өлешен тәшкил итә», — дип ассызыклады атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Илдар Шакрамов.

Соңгы еллар статистикасы ачыклана торган хокук бозулар санының тотрыклы кимүен күрсәтә. Әгәр 2020 елда тикшерелгән 6 588 автомобильнең 220се (3,3%) экологик стандартларга туры килмәсә, 2024 елда бу күрсәткеч тикшерелгән 6 482 транспорт чарасының (2,7%) 177сенә кадәр кимегән. Агымдагы елда күрсәткеч рекордлы 1,8% ка кадәр яхшырган.

Бүген журналистлар белән бергә Югары Ослан районының «Малиновка» юл-патруль хезмәте постында чираттагы рейд узды.

Рейд вакытында 10 автомобиль тикшерелде, шуларның 4сендә генә чыгарылмаларның нормаларны арттыруы ачыкланды.

Хокук бозучылар белән аңлату эшләре алып барыла һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә. Күп кенә автомобиль хуҗалары тикшерүләргә уңай җавап бирә: «Элек мондый тикшерү турында ишеткәнем юк иде, техник хезмәт күрсәтүне ешрак узачакмын һәм автомобильнең торышын күзәтәчәкмен. Бу, чыннан да, республиканың әйләнә-тирә мохитен яхшыртырга ярдәм итә ала», - дип билгеләп үтә машина йөртүчеләр.

Ачыклана торган хокук бозулар санының кимү тенденциясе автомобиль хуҗаларының экологик җаваплылыгының үсүен һәм ел саен үткәрелә торган профилактик чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Белешмә:  2024 елда операция барышында 6482 автотранспорт чарасы тикшерелгән булган, 177 артыклык очрагы ачыкланган;

 2023 елда 6886 автотранспорт чарасы тикшерелгән, 184 автомобиль экологик яктан тикшерүне уза алмаган;

2022 елда 6570 транспорт чарасы тикшерелгән, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган;

2021 елда 6201 транспорт чарасы тикшерелгән, 172 хокук бозу очрагы ачыкланган;

2020 елда 6588 транспорт чарасы тикшерелгән, 220 хокук бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International