Смена ахырына якынлашты, ә тәэсирләр диңгезе һәм белем багажы балалар белән озак калачак. Сарман районының Ләшәү Тамак мәктәбе базасында «Эко-Мәрхәмәт» экологик лагереның беренче агымы ябылды.
Татарстанның экологик картасында «Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре» бүлегендә яңарту бар. Хәзер ярдәмче системада атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясен үлчәү өчен метеошартлар турында мәгълүмат күрсәтелә.
Казан бу айда аномаль эсселек кичерә. Синоптиклар мондый һава торышы безнең белән озак вакыт булыр дип фаразлый.
13 июльдән 14 июльгә кадәр Лаеш районының Атабай авылы тирәсендә беренче экотур узачак! Әгәр сиңа инде 18 яшь, һәм син #ЗеленаякомандаБЧ белән берлектә экологик туризм белән танышырга телисең икән, тизрәк заявка тутыр - https://clck.ru/3BW5dM.
Соңгы елларда Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, технологик һөнәрләр сайлау тенденциясе күзәтелә.
Экология министрлыгына Әлки районының Иске Карата авылында һаваның пычрануы турында берничә мөрәҗәгать, Ата елгасының пычрануы һәм Бөгелмәдә начар газ исе турында шикаятьләр килде.
Кече Шилнә авылында Мәскәү урамында чокырны төзелеш калдыклары белән тутырганнар. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Тукай районында яшәүчеләрдән шундый хәбәр килде.
1312 автотранспорт чарасын Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе инспекторлары белән бергә тикшерделәр.
«ДжуниорЛайф» кино сәнгате мәктәбе Мәдәни инициативалар Президент фонды һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән экология темасына багышланган кыска метражлы фильмнар сериясен булдырды.
Азнакай районын күчмә тикшерү барышындаЫк яны идарәсе инспекторлары рөхсәтсез көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын җыю урыннарын ачыкладылар.