Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә татарстанлылардан 4961 мөрәҗәгать килгән, аларның 4458 (89%) хәл ителгән инде.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2200 хәбәр килгән, 1580 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 1027 мөрәҗәгать теркәлгән, 154 - «ПОС» кире элемтә платформасында.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 2598 хәбәр (шуларның 1580 «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 794 тапкыр, суның сыйфатына 527 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 1002 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук файдалы казылмалар турында да 40 мөрәҗәгать булган.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.