Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Питрәч районы Надеждино авылы янында законсыз известьташ чыгару ихтималы турында хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге экологик-аналитик контроль өлкәсендәге эшләрнең компетентлыгын раслау һәм сыйфатын бәяләү максатында ел саен лабораторияара чагыштырма сынауларда катнашу юлы белән квалификация тикшерүе уза.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасы лидерларын бүләкләү тантанасы булды. Электрон калдыкларны җыюга һәм утильләштерүгә, шулай ук экологик белем һәм агартуга зур өлеш керткән хакимият органнары, бюджет учреждениеләре һәм мәктәп укучылары Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Эшкәртелгән шиннар, агач калдыклар, кирпеч ватыклары һәм башка төзелеш чүп-чарлары. Лаеш районының Шуран авылында вертолетта очып узганнан соң зур чүплек ачыкланды.
Казан шәһәренең Киров районы территориясендә 62 кв.м мәйданлы чүплек ачыкланды. Лагерная станциясеннән Бишбалта бистәсе станциясенә кадәр тимер юлны карап йөргәндә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрнең бозылуы билгеле булды.
Кәминкә елгасының кинәт агарып китүе турында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә битараф булмаган гражданнар хәбәр итте. Экологик күзәтчелекне тәэмин итүче үзәк бүлеге инспекторлары һәм белгечләре тикшерү максатыннан урынга чыктылар.
Бүген «Татарстан - 24» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында Экология министрлыгының «Чиста һава» проекты турында сөйлибез.
Тукай районының Бәтке авылында яшь чөгә балаларын хәйрия юлы белән суга чыгару буенча экологик акция узды. Түбән Новгород өлкәсендәге балык питомнигыннан маймычларны махсус транспорт ярдәмендә китерделәр, аның җиһазлары контейнерларда балыкларны тереклек белән тәэмин итү өчен кирәкле шартларны сакларга мөмкинлек бирә.
Чүп-чар өчен гадәти контейнерларга кызыклы идеяләр һәм яшьләр карашы. Уникаль идея Россия мәктәп укучысы тарафыннан интерактив-күргәзмә кысаларында тәкъдим ителде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ведомствоара эшче төркемнең ведомство башлыгы Александр Шадриков, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре катнашында чираттагы утырышы узды.