ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша калдыкларны законсыз туплау турында халык мөрәҗәгате килде. Кама буе идарәсе инспекторлары тиз арада ЗЯБ бистәсенең 13 нче комплексына килеп җиттеләр.
Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды. Чүплекнең гомуми мәйданы – 141 кв.м, күләме – 83 куб.м.
Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куелмавы турында кисәтү бирелде.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет кабул итү бүлмәсе аша http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясендә;
- «Мин - мәктәп укучысы» кушымтасында («Мәктәп экопатруле» категориясе).