Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм Мамадыш районындагы чүплекне бетерүне йөкләде

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Элегрәк Кама буе идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне бозуны ачыклаган иде.

Мамадыш районының Көек-Ерыксу авыл җирлегендә экологлар санкцияләнмәгән көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеген теркәделәр.

Бозу мәйданы – 989 кв.м, күләме – 1088 куб.м.

Мамадыш районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Кабат тикшерү вакытында чүплекнең бетерелмәгәнлеге ачыкланды.

Министрлык Мамадыш район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен канәгатьләндерде һәм хокук бозуны ике ай эчендә бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International