Экологлар кисәтүеннән соң 7,5 мең кв. м мәйданлы зур чүплек бетерелде

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Элегрәк Зәй районын мониторинглау кысаларында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. Бигеш авылында экологлар рөхсәтсез калдыклар туплау урынын теркәделәр.

Чүплекнең гомуми мәйданы 7538 кв.м тәшкил итә. 

Зәй районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү юлланды.
Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International