Бүген Нурлатта район һәм шәһәр советларының икенче сессиясе узды. Утырыш Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды. Сессиядә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Утырышта район эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Депутатлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне расладылар, Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Әсгать Габдуллинны билгеләп кую турындагы мәсьәләләрне һ.б. карадылар.
Барлык мәсьәләләр буенча катнашучылар бертавыштан карар кабул иттеләр.