Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау фактларын ачыкладылар. Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә экологлар берничә санкцияләнмәгән чүплек таптылар.
Беренче хокук бозуны Мәктәп урамында ачыкладылар. Чүплек составында агач калдыклары табылды. Хокук бозу мәйданы 20 кв.м тәшкил итә.
Икенче хокук бозуны Ленинград урамында теркәделәр. Чүплек составында агач һәм сортларга аерылмаган коммуналь калдыклар бар иде. Хокук бозу мәйданы 170 кв.м тәшкил итә.
Өченче хокук бозу Чулпан урамында ачыкланды. Чүплектә асфальт һәм асфальт-бетон катламнары калдыклары бар иде. Хокук бозу мәйданы 95 кв.м тәшкил итә.
Актүбә штп башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куелмавы турында кисәтү һәм ачыкланган барлык хокук бозуларны бетерү турында таләп бирелде.