Бу пәнҗешәмбедә «Ак барс» конкурсы җиңүчеләрен белербез. Туры трансляциягә кушылыгыз!

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

23 октябрьдә Казанда «Ак барс» рәсемнәр, кул эшләре һәм постерлар конкурсына йомгак ясалачак. Жюри җиңүчеләрне сайлады инде, ә Халыкара ак барс көнендә без иң яхшы эшләрнең авторларын игълан итәчәкбез. 

Аларның исемнәрен беренчеләрдән булып белегез. Тантананың турыдан-туры трансляциясе 11:00 сәгатьтә Экология министрлыгының ВКонтакте төркемендә узачак - https://vk.com/minecort. 

Моннан тыш, бүләкләү тантанасында «Ак барс» фәнни үзәге һәм Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында өч килешү имзаланачак. 

Исегезгә төшерәбез, конкурска Татарстаннан гына түгел, Чуашия, Удмуртия, Мордовия һәм Мари Элдан да 600дән артык гариза килде. Балалар буяулар, картон, пластилин, ярма һәм башка материаллардан ерткычның уникаль эшләрен ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International