Александр Шадриков Татарстан районнары башлыклары белән экологик өстенлекләр турында фикер алышты

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Авыл территорияләре белән идарә итү стратегиясе: комплекслы якын килү» авыл җирлекләре башлыкларының квалификациясен күтәрү курсында чыгыш ясады. Очрашу барышында ул эшнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм муниципаль җитәкчеләрнең сорауларына җавап бирде.

Үзенең чыгышында министр соңгы җиде елда республикада табигатьне саклау чараларына 71,8 млрд сум юнәлдерелгәнен сөйләде. Түбән Кама, Минзәлә, Казан районнарында чүплекләрне рекультивацияләү, Лаеш һәм Мамадыш районнарында су объектларын чистарту кебек эре проектлар гамәлгә ашырылды.

2025 елда старт алган «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектына аерым игътибар бирелде. Аның кысаларында Чаллы һәм Казанда елгаларны чистарту, шулай ук Нурлат һәм Түбән Камада тупланган зыян объектларын бетерү планлаштырыла.

Александр Шадриков авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү проблемасына аерым тукталды. Су корылмалары урыннарына масштаблы ревизия нәтиҗәләре буенча скважиналарны лицензияләү эше башланды. Җирлек башлыкларына бу мәсьәләне шәхси контрольгә алырга кирәк.

Министр шулай ук муниципалитетларны экологик проблемаларны хәл итү өчен җирле бюджетлардан кергән «яшел акчаларны» активрак кулланырга өндәде һәм ККК белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында искәртте.

Очрашу азагында Александр Шадриков муниципаль берәмлекләр башлыкларының сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International