ТР Экология министрлыгының «Ак барс» рәсемнәр, кул эшләре һәм постерлар конкурсында 600 эш җиңү өчен көрәшә

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

23 октябрьдә, Халыкара ак барс көнендә, Казанда «Ак барс» балалар рәсемнәре, кул эшләре һәм постерлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Конкурс «Ак барс» биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Катнашуга Татарстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия һәм Мари Элдан 600дән артык укучы гариза биргән. Балалар буяулар, картон, пластилин, ярма һәм башка материаллардан ерткычның уникаль эшләрен ясаганнар. Конкурс финалына үткән иң яхшы картиналар һәм кул эшләре махсус күргәзмәсендә күрсәтеләчәк. 

Конкурста җиңүчеләрне өч номинация буенча сайлап алачаклар: кече (1-4 сыйныфлар), урта (5-9 сыйныфлар) һәм өлкән (10-11 сыйныфлар). Иң яхшы эшләрне булдыручылар кыйммәтле бүләкләр алачак, ә төп бүләк – Алтайга «Ак барс» фәнни үзәгенә экскурсия.

Бүләкләү тантанасы кысаларында «Ак барс» фәнни үзәге һәм Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында өч килешү имзаланачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны уздыру ак барс популяциясен саклау һәм торгызу буенча комплекслы эшнең бер өлеше булып тора, аны Татарстан Республикасы Экология министрлыгы республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән алып бара. 2022 елда биологик төрлелекне саклау буенча өстенлекле өйрәнү төре — ак барс белән фәнни үзәк булдыру бу эштә мөһим адым булды.

Бу эшнең актуальлеген 2025 елның мартында Казанда узган «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» күләмле халыкара форумы раслады. Анда ирбисның яшәү ареалларының 12 иленнән экспертлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International