Бу бәйрәмнең тарихы 1992 елга барып тоташа. Әйләнә-тирә мохиткә бәйле мәсьәләләр күтәрелгән БМО конференциясендә экологик белемнең кешелек үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия булуы ассызыклана.
Яңа Чәчкап авыл җирлегендә яшәүчеләр санитария-экология икеайлыгы һәм «Россия суы» акциясе кысаларында, Лоща елгасының яр буе полосасын чүптән чистартты. Барлыгы 60 килограммга якын чүп җыелды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, ТР буенча «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ вәкилләре белән берлектә, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, законсыз чүплекләрне ачыклау буенча чираттагы рейдны үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре балыкларның күпләп үлүе турында халыктан алынган хәбәр буенча урынга чыкты.
Санитария-экология икеайлыгы чорында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарә инспекторлары көн саен торак пунктлар территориясен тикшерә. Түбән Камада мондый рейд вакытында БСИ артында берьюлы ике чүпләнгән кишәрлек табылды.
Журналистларга биргән интервьюсында КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры, биология фәннәре докторы Светлана Селивановская Татарстанда карбон полигоннарын үстерү проекты турында сөйләде.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы Кечкенә күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең территориаль органнары, Балыкчылык буенча федераль агентлык белән берлектә шикаятьтә күрсәтелгән координатлар буенча урынга чыга.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары үз чыгышында билгеләп үткәнчә, углерод нейтральлегенә ирешү хәзерге вакытта халыкара тренд булып санала. Россия Федерациясе инде бу трендка кушылды, шулай булгач, Татарстан Республикасы да моннан читтә кала алмый.
Чемпионатта Татарстаннан 10 нчы сыйныф укучысы Айрат Гыйльметдинов катнаша. Кичә катнашучылар мәйданчык белән танышты, эш урыннарын сайлады. Исегезгә төшерәбез, «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе чагыштырмача күптән түгел, ягъни 2020 елда гына барлыкка килде. Чемпионатның төбәк этабы