Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре балыкларның күпләп үлүе турында халыктан алынган хәбәр буенча урынга чыкты. Буаны тикшерү барышында бу факт расланды, буаның уң яры буенда экологлар балыкларның күпләп үлүен теркәде. Урында зарарлы матдәләрнең күпмегә артып китүен ачыклау өчен су пробалары алынды. Су анализының нәтиҗәләре әзерләнә. Судагы биологик ресурсларның үлү факты буенча әлеге хәбәр, чаралар күрү өчен, ведомство буйсынуындагы Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсенә җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, судагы биологик ресурсларының үлүен ачыклаганда, Татарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.