Чемпионатта Татарстаннан 10 нчы сыйныф укучысы Айрат Гыйльметдинов катнаша. Кичә катнашучылар мәйданчык белән танышты, эш урыннарын сайлады. Исегезгә төшерәбез, «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе чагыштырмача күптән түгел, ягъни 2020 елда гына барлыкка килде. Чемпионатның төбәк этабы
WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы әлеге компетенция буенча Лушников исемендәге Казан нефть-химия көллиятендә уза. «Соңгы вакытта экология мәсьәләләре актуальләшә бара һәм беренче планга чыга. Безнең өчен үсеп килүче буынның да әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә актив җәлеп ителүе мөһим. WorldSkills Russia компетенциясе моңа дәлил булып тора. Экологларыбыз белән берлектә төбәк этабы өчен модульләр эшләнде һәм мин егетләр һәм кызларның Татарстан Республикасын лаеклы рәвештә тәкъдим итәчәкләренә ышанам», - дип билгеләп үтте Ольга Манидичева.