Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары икеайлык барышында резин покрышкалар чүплеген һәм нефть продуктларының түгелгән урынын ачыклады

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Санитария-экология икеайлыгы чорында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарә инспекторлары көн саен торак пунктлар территориясен тикшерә. Түбән Камада мондый рейд вакытында БСИ артында берьюлы ике чүпләнгән кишәрлек табылды.

170 кв.метрдан артык мәйданда экологлар җиңел һәм йөк автомобильләре калдыгы булган өч йөзгә якын покрышка тапты, шуннан читкәрәк китеп нефтьле продукт түгелгән урынны күрде. Пычранган туфракның пробалары алынды. Инспекторлар кишәрлекнең кадастр номерын билгеләделәр инде, кишәрлек милекчесен ачыклау өчен Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәткә гариза җибәреләчәк. Шуннан соң аңа табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуга юл куймау турында кисәтү җибәреләчәк. 60 көн дәвамында хокук бозучы территорияне тәртипкә китерергә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International