Журналистларга биргән интервьюсында КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры, биология фәннәре докторы Светлана Селивановская Татарстанда карбон полигоннарын үстерү проекты турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бу сынау проектының координаторы булып тора. Карбон полигоннарын булдыруда фән төп рольне уйный һәм төп юл күрсәтүче булып санала. Ул, әлбәттә инде, Россия Фәннәр Академиясенең дә, Татарстанның да бөтен фәнни потенциалы булып исәпләнә. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы очраклы рәвештә генә карбон полигоннары эшчәнлеген фәнни яктан тәэмин итүче төп орган итеп сайланмады. Карбон полигоннары аның күзәтүе астында булдырыла. Татарстанда фәнни яктан якын килү барлык тармаклар өчен дә әһәмиятле санала, Казан федераль университеты полигон операторы һәм үзәге булып тора. «Карбон-Поволжье» полигонының төп бурычы, проектка бәйле рәвештә, мәгълүмат алуга бәйле. «Без барыбыз да республикада урманнарның күп булуы һәм аларның СО2 йотарга тиешлеге турында сөйлибез. Шунысын да ачык аңлыйбыз: агачлар көндез СО2 йота, ә төнлә аны бүлеп чыгара. Агач корый башлаганда да газ бүленеп чыга. Россиянең бу табигый экология системалары күзлегеннән караганда, ничегрәк күренүен, кайсы экология системаларының СО2 үзенә күбрәк сеңдерүен, ә кайсыларының күбрәк аерып чыгаруын аңларга кирәк. Бу алдагы исәпләүләр өчен мөһим», - дип билгеләп үтте спикер.
Моннан тыш, карбон полигоны функцияләренә климат проектларын эшләү эшчәнлеге дә кертеләчәк. Моңа углекислы газны атмосферадан чыгаруга юнәлтелгән проектлар керә. Татарстанда атмосферага зарарлы газларны чыгару мониторингы өч карбон полигонында алып барылачак. Моңа парник газларының бүленеп чыгуын тикшерә торган беренче вышка куелачак урман полигоны, су һәм авыл хуҗалыгы полигоннары керә. Урман кишәрлеге КФУ обсерваториясе янында урнашкан. Су полигоны – Идел-Кама биосфера тыюлыгының Саралы кишәрлегендә. Авыл хуҗалыгы кишәрлеген урнаштыру өчен хәзерге вакытта ике урын карала. Бу Кабан тирәсендәге авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басулары, яки «Нармонка» районындагы аграр университет басулары булачак. «Обсерваториядән 850 метр ераклыкта 40 метр биеклектәге вышканы урнаштыруга, мониторинг тикшеренүләре башланачак. Җир өстендәге тәҗрибәләр узган ел башланды һәм алар дәвам итәчәк», - дип сөйләде Светлана Селивановская.
Белешмә:
Карбон полигоны парник газлары чыгаруны контрольдә тоту буенча яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү мәйданчыгы булып тора. Моңа үзенчәлекле экология системаларын (урман, сазлык, авыл хуҗалыгы җирләрен) һәм парник газлары чыгаруны читтән торып контрльдә тотуны һәм җир өсте контроленең цифрлы технологияләрен үз эченә алган территорияләр керә. Мәсәлән, урманнар дөньядагы җир өсте экология системасында парник газларын төп табигый йотучы булып санала: 1 га урман елына 7 тоннага кадәр углекислый газны йота ала. Мондый табигый мәйданчыкларны сайлаганнан соң, проект операторы аларда метеорология станцияләре һәм атмосферада, суда, туфракта парник газларының концентрациясен анализлау өчен төрле заманча приборлар урнаштыра. Шулай ук читтән торып эшләү технологияләре дә кулланыла. Моңа югары төгәллектәге спутник сурәтләре керә. Алар үлчәмнәрне тулылындырырга һәм тикшерергә мөмкинлек бирә.