Экологлар ТР Тукай районында яшәүчеләрнең шикаяте буенча урынга чыга. Балыкчылар Кама елгасында нефть таплары барлыгы турында хәбәр итә

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы Кечкенә күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең территориаль органнары, Балыкчылык буенча федераль агентлык белән берлектә шикаятьтә күрсәтелгән координатлар буенча урынга чыга. В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең Беренче Май нефть чыгару скважинасын герметизацияләве ачыклана. Экологлар Кама елгасыннан һәм утраудагы туфрактан су пробаларын ала. Зур булмаган төрле төстәге таплар күзәтелә торган кишәрлекнең мәйданы 20х10 метрга тигез. Скважиналар тамагында нефть продуктлары булган туфракның мәйданы 21х44 метрга җитә. Хәзер нефтьле сыеклык металл савытларга тутырылган, зарарланган урын абсорбентлар белән эшкәртелгән, скважина насосы туктатылган. Сыеклыкның кабат таралу куркынычы юк. Предприятие төзекләндерү эшләрен боз киткәннән соң башлар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International