ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Казанлыларның атмосфера һавасында ниндидер ис килүгә бәйле шикаяте буенча, Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге белгечләре күчмә экология лабораториясе белән Казан шәһәрендәге Константиновка бистәсенең Яшьлек урамына барды.


23
апрель, 2022 ел
шимбә

Александр Шадриков бүген икеайлыкның башлангыч нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән, барлык муниципалитетларда да паркларны, скверларны һәм массакүләм ял итү урыннарын җыештыру эшенә кереште.

Бүген меңнән артык казанлы «Крылья Советов» паркында узган Үзәк өмәгә чыкты. 

 


22
апрель, 2022 ел
җомга

Министрлыкның барлык территориаль идарә инспекторлары балаларга «Безнең уртак йортыбыз көне» дип аталган, әлеге датага багышланган дәресләр уздыру өчен мәктәпләргә килде.

Санитария-экология икеайлыгы кысаларында 10 муниципаль район территориясенә авиакүзәтү ясалды. Моңа түбәндәге районнар керә: Лаеш, Чистай, Зәй, Сарман, Алабуга, Мамадыш һәм башкалар.

Икеайлыкның беренче 20 көнендә күзәтчелек органнары 1291 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 781е бетерелгән), 664 беркетмә төзелгән, 356 мең сумлык административ штраф салынган.

23 апрельдә иртәнге сәгать 10:00 Казанның «Крылья Советов» паркында барыгызны да бу язның Үзәк өмәсенә көтеп калабыз! Ул традициягә кергән «Эковесна 2022» акциясе кысаларында узачак.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Глобаль экология мәсьәләләре буенча фәнни совет әгъзаларының һәм Түбән Кама индустрия узелын үстерүдә Экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара даими эш төркеменең киңәйтелгән утырышы кысаларында шул турыда хәбәр итте. 

Хәзерге вакытта биредә төп проект эшләре тәмамланган. ЭП-600 заводы директоры Ленар Нәгыймуллин сөйләвенчә, яңа заводта экология йогынтысы параметрларына куелган таләпләрнең югары дәрәҗәсенә туры килә торган күрсәткечләр кулланылачак.

Биологик чистарту корылмасы 1966 елда ук файдалануга тапшырылган. Чистарту корылмасына Түбән Камадан килгән хуҗалык-көнкүреш сулары да, сәнәгать һәм җитештерү мәйданчыклары да керә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International