Биологик чистарту корылмасы 1966 елда ук файдалануга тапшырылган. Чистарту корылмасына Түбән Камадан килгән хуҗалык-көнкүреш сулары да, сәнәгать һәм җитештерү мәйданчыклары да керә.
Биологик чистарту корылмасына кергән агынты суларның 81 % ы сәнәгать мәйданчыгында урнашкан 60 тан артык предприятиедән бүлеп чыгарыла.
Биологик чистарту корылмасын киңәйтү 80 нче еллар уртасына кадәр дәвам итә һәм нәтиҗәдә аларның егәрлеге тәүлегенә 56 мең кубометрдан 213 меңгә кадәр арта.
Шул вакыттан бирле Түбән Кама шәһәре шактый үсә һәм шәһәр халкы, инфраструктура һәм сәнәгать предприятиеләре саны арту йөкләнешнең күп тапкырлар артуына китерә. Килеп туган хәлне исәпкә алып, «Нижнекамскнефтехим» җитәкчелеге чистарту корылмаларын масштаблы рәвештә төзәтүне башлап җибәрү турында карар кабул итә. Аның максаты – искергән җитештерү биналарын һәм корылмаларын, җиһазларын алыштыру, шулай ук агынты суларны чистартуның заманча технологияләрен кертү, яңа объектлар төзү, бу, ахыр чиктә, Түбән Кама муниципаль районында экологик хәлне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Беренче этап 2016 елда гамәлгә ашырыла. Комплекс иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.
2018 елда биологик чистарту корылмасын төзәтүнең икенче этабы башлана.
Икенче этап кысаларында сәнәгать юынтыларын чистарту буенча яңа биналар һәм корылмалар, шул исәптән яңа газ чистарту җайланмалары – биофильтрлар төзәтелә һәм төзелә. Алар аерым төр бактерияләр булдырган блокбокслар рәвешендә. Нәкъ менә бу микроорганизмнар начар исләрне юкка чыгара. Әлеге технология Европада иң яхшыларның берсе булып тора.
Төзәтү эшләреннән соң агынты суларны чистарту процессы тулы герметиклык шартларында уза һәм агынты суларны биологик чистатрту корылмасына кертү системасының ышанычлылыгын тәэмин итә.
Башкарылган эшләрнең ышанычлылыгын арттыруда 15 км озынлыктагы яңа мәйданнан тыш коллектор төзү тагын бер мөһим адым булып санала. Ул агынты суларның корылмага күбрәк керүен тәэмин итә.
Болар барысы да агынты суларның пычрану күрсәткечләрен шактый киметергә мөмкинлек бирә, ә бу, беренче чиратта, шәһәр халкының яшәү шартларының уңайлылыгын тәэмин итә, чөнки ул атмосферага, шулай ук суга һәм туфракка пычраткыч матдәләр эләгүне булдырмый кала. Россия Фәннәр Академиясе вәкилләре яңартылган биологик чистарту корылмасының су үткәрүчәнлеге, реконструкциянең агынты сулардагы пычраткыч матдәләр санын ни дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирүе һәм аларның сыйфатына карата мониторингның ничек башкарылуы белән кызыксынды.
Исегезгә төшерәбез, Бүген Түбән Камада Глобаль экология мәсьәләләре буенча Россия Фәннәр академиясенең фәнни советы әгъзаларының һәм Түбән Кама индустрия узелын үстерүдә экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствора эш төркеменең киңәйтелгән утырышы уза.