23 апрельдә иртәнге сәгать 10:00 Казанның «Крылья Советов» паркында барыгызны да бу язның Үзәк өмәсенә көтеп калабыз! Ул традициягә кергән «Эковесна 2022» акциясе кысаларында узачак.
Сезне квестлар, уеннар, мастер-класслар, агач утырту, концерт программасы, кыр кухнясы һәм, әлбәттә инде, җиңүчеләрне бүләкләү көтә!
«Чиста уеннар» команда квесты калдыкларны фракцияләргә бүлергә өйрәтәчәк һәм экология эшләрен белүчеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Шулай ук калдыкларны аерып җыю фестивале оештырылачак.
Килегез! Әйдәгез, бу ялларны бергә уздырыйк, чөнки экология барыбызны да берләштерә!
Белешмә:
Быел «Эковесна» республика акциясе Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган, аның девизы: «Смарт, апрель, май!». «Эковесна» җиденче ел рәттән, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, бер үк вакытта үткәрелә.
Бәйгенең максаты – татарстанлыларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм иң актив катнашучыларны бүләкләү.
Бәйге номинацияләре:
- «Иң яхшы балалар бакчасы»
- «Иң яхшы мәктәп»
- «Иң яхшы гаилә»
- «Иң яхшы предприятие»
- «Иң яхшы ишегалды»
- «Иң яхшы муниципаль берәмлек»
Акция ике этапта - район һәм республика күләмендә үткәрелә.
Гадәттәгечә, «Эковесна» акциясен үткәрү чорында «Дюрасел Раша» ҖЧҖ белән дә республика мәктәпләрендә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акция үткәрелә. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, укучылар 90 тоннага якын батарейка җыйган.