Казанлыларның атмосфера һавасында ниндидер ис килүгә бәйле шикаяте буенча, Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге белгечләре күчмә экология лабораториясе белән Казан шәһәрендәге Константиновка бистәсенең Яшьлек урамына барды. Зарарлы матдәләрне йоту корылмасында урнаштырылган махсус җайланмалардан, аерым алганда, хроматографлардан, газ анализаторларыннан, метеорология станцияләреннән файдаланып, атмосфера һавасы пробаларын автомат режимда алдылар һәм анализ үткәрделәр. Һава пробалары 14 күрсәткеч буенча анализлана: углерод оксиды, азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, күкерт диоксиды, сероводород, фенол, бензол, толуол, этилбензол һ. б.
Анализланган күрсәткечләр буенча зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән күләменнән артып китү очрагы ачыкланмый.