Бүген 235 команда «Чиста уеннар»да катнашты. Казанда Үзәк өмә «Чиста уеннар» квесты форматында узды

2022 елның 23 апреле, шимбә

Бүген меңнән артык казанлы «Крылья Советов» паркында узган Үзәк өмәгә чыкты. 
Өмә квест-уен форматында узды. Бүген «Чиста уеннар»да 235 команда катнашты. Һәр команда 3-4 кешедән тора иде, алар составына активистлар һәм волонтерлар, шәһәр халкы кертелгән иде. Бер сәгать дәвамында җыелган барлык чүпне командалар фракцияләр буенча сортларга аерды, моның өчен аларга кушымта буенча баллар бирелде. Уртак көч белән 247 капчык чүп җыелды, шулар исәбенә 37 капчык пластик, 66 капчык пыяла да керә. Боларның барысы да «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарә компаниясе» төбәк операторы көче белән алга таба эшкәртелүгә җибәреләчәк.
«Бүген өмәгә кушылган барлык республика халкына рәхмәт белдерәсем килә. Мондый битараф булмаган кешеләр елдан-ел арта бара, һәм бу барыбыз өчен дә бик мөһим. Өмәләр бүген бөтен Татарстан буенча бара, димәк, экология, чыннан да, барыбызны да берләштерә», - дип билгеләде экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. Акциядә катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин, Табигатьтән файдалану өлкәсе күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Михайлов сәламләде. Квест белән параллель рәвештә, «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары чүпне аерып җыю фестивален дә оештырды, аның кысаларында мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар узды.

Икенчел чималны кабул итү пунктына катнашучылар макулатура, пластик һәм кулланылыштан чыккан батарейкалар тапшыра алды.
Командалардагы уенчылар һәм шәһәр халкы кыр ашханәсендә тамак ялгады. Җиңүче командаларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан соң, Александр Шадриков 117 мәктәптән укучылары, экология бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар белән берлектә, паркта кошлар өчен җимлекләр элде һәм юкәләр утыртты. Исегезгә төшерәбез, өмә «Эковесна-2022» республика акциясе кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләре дә массакүләм җыештыру эшенә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International