Бүген Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы галимнәре «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең яңа олефин комплексын карады

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта биредә төп проект эшләре тәмамланган. ЭП-600 заводы директоры Ленар Нәгыймуллин сөйләвенчә, яңа заводта экология йогынтысы параметрларына куелган таләпләрнең югары дәрәҗәсенә туры килә торган күрсәткечләр кулланылачак. Бу җитештерү куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм аны Россия һәм халыкара нормаларга туры китерергә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән, төтенсез факел системасын урнаштыру да каралган. Бу Фоссия Федерациясенең иң яхшы технологияләре белән чагыштырганда, СО һәм азот оксидлары кушылмалары чыгарылуны 12 тапкырга киметергә мөмкинлек биргән. Атмосфера һавасына өзлексез мониторинг системасы (СЕМЅ) операторларга кирәкле күрсәткечләрне онлайн-режимда күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук комплекста заманча локаль чистарту корылмалары һәм су әйләнешенең ябык системасы гамәлдә булачак, бу агынты сулар барлыкка килүне тулысынча юкка чыгарырга һәм су ресурсларына йогынтыны бик күпкә  киметергә мөмкинлек бирәчәк. 
Февраль аенда Табигатьтән файдалану өлкәсе күзәтчелеге буенча федераль хезмәт һәм «Нижнекамскнефтехим» арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Документ табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру программасы һәм предприятиедә әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметүгә юнәлдерелгән карарларны гамәлгә кертү өчен 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирүне күздә тота. 
Моннан тыш, хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре арасында «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча мәгълүмат алмашу, шулай ук әйләнә-тирәне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хокукый һәм норматив-методик базаны камилләштерү һәм актуальләштерү мәсьәләләре дә бар. Илнең әйдәп баручы институт директорлары яңа комплексны югары бәяләде һәм предприятиенең экология куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җаваплы карашын билгеләп үтте, алар проектлау стадиясендә үк эшләнелгән иде. Академиклар яңа комплексны җиһазлар белән тәэмин итүдә хәзерге икътисади вәзгыять чагылыш тапмасмы, дип кызыксынды. «Нижнекамскнефтехим» ГАҖдә хәбәр итүләренчә, җиһазлар белән тәэмин ителеш 94 процентка үтәлгән һәм бу юнәлештә бернинди каршылыклар да көтелми.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International