Экология бурычларын нәтиҗәле рәвештә хәл итү өчен сәнәгать предприятиеләренең һәм фәнни даирәләрнең тыгыз хезмәттәшлек итүе мөһим

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Глобаль экология мәсьәләләре буенча фәнни совет әгъзаларының һәм Түбән Кама индустрия узелын үстерүдә Экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара даими эш төркеменең киңәйтелгән утырышы кысаларында шул турыда хәбәр итте. 

Бүген Россия Фәннәр академиясе делегациясе Түбән Кама районының эре сәнәгать предприятиеләрендә булды. Илнең әйдәп баручы галимнәре биологик чистарту корылмаларының яңартылуын, яңа олефин комплексы төзелешен, «ТАНЕКО» АҖнең экология куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге проектларын бәяләде.

«Минем монда 80нче елларда да, 90нчы елларда да килгәнем булды. Бүгенге хәлләрнең «Нижнекамскнефтехим» үсеше өчен генә түгел, тулаем шәһәр өчен дә бик мөһим позитив адым икәнен аңлыйм. Шуны да билгеләп үтәсем килә, биологик чистарту корылмасы яңартылу белән бергә шәһәрдәге экологик хәл дә үзгәрде»,- дип кичерешләре белән уртаклашты «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе федераль тикшеренү үзәгенең «Химия» фәнни юнәлеше җитәкчесе Олег Синяшин.

Академиклар «Нижнекамскнефтехим»ның яңа комплексын да югары бәяләде. Хәзерге вакытта биредә төп проект эшләре тәмамланган. ЭП-600 заводы директоры Ленар Нәгыймуллин сөйләвенчә, яңа заводта экология йогынтысы параметрларына куелган таләпләрнең югары дәрәҗәсенә туры килә торган күрсәткечләр кулланылачак.

Галимнәр предприятиенең экология куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җаваплы каравын билгеләп үтте, алар проектлау стадиясендә үк эшләнелгән булган инде. Академиклар яңа комплексны җиһазлар белән тәэмин итүдә хәзерге икътисади вәзгыять чагылыш тапмасмы, дип кызыксынды. «Нижнекамскнефтехим» ГАҖдә хәбәр итүләренчә, җиһазлар белән тәэмин ителеш 94 процентка үтәлгән һәм бу юнәлештә бернинди каршылыклар да көтелми.

«Монда җитештерү егәрлеге базасы бик зур, бу Европада иң эре химия комплексларының берсе булып санала. Белгечләрнең югары квалификациясе, кешеләрнең бу эшкә карата кызыксынуы гаҗәпләндерә. Экология куркынычсызлыгы буенча фундаменталь нигезләрне үстерү Казан фәнни үзәгенең игътибар үзәгендә тора, болар барысы да уңай күрсәткеч булып санала. Безнең үзәк, сәнәгать шәһәрләре экологиясе консорциумы кысаларында, фундаменталь нигезләрне булдыруда актив катнашучы буларак билгеләнәчәк», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Россия Фәннәр академиясе академигы Зинфер Исмәгыйлов.

Кунаклар «ТАНЕКО» АҖдә дә булды. «Без һәрвакыт әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирдек, территорияләрнең социаль үсешенә зур акчалар керттек. Бу трендка иярү түгел, ә «Татнефть» компаниясенең озак вакытка исәпләнгән сәясәте»,- дип билгеләп үтте «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов. Әйдәп баручы Россия галимнәренә «ТАНЕКО» АҖдә гамәлгә ашырыла торган экология иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге глобаль проектлар турында сөйләделәр. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Түбән Камада Россия фәннәр академиясенең глобаль экология мәсьәләләре һәм Түбән Кама сәнәгать узелын үстерүдә экология иминлеген тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең фәнни советында Түбән Камага булган эш сәфәренә нәтиҗәләр ясалды. Утырышта экология куркынычсызлыгы өлкәсендәге соңгы эшләнмәләрне гамәлгә кертү турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Түбән Кама сәнәгать үзәге нефть-газ химиясе өлкәсендә компетенцияләр үзәге буларак формалашты. «Бүген без тотрыклы үсеш, җитештерүләрнең экология куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарның ничек итеп артуын күрәбез. Экология юнәлешендә нәтиҗәле чишелешләргә ихтыяҗ арта», - дип билгеләп үтте ул. 

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, дәүләт программаларында еш кына «индустрия партнеры» төшенчәсе кулланыла. Бу сәнәгать һәм фән арасында тагын да тыгызрак элемтә урнаштыруның кирәклеге турында сөйли. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә икътисадның Көнбатыш илләренең көчле басымы астында булуына да игътибар юнәлтте. Бу, барыннан да элек, чит ил технологияләрен, җиһазларын һәм материалларын куллануга, шул исәптән, экология мәсьәләләрен хәл итүгә дә кагыла. Бу юнәлештә уртак эш итү өчен зур өмет бар.

«Алга таба хезмәттәшлек итү, углерод эзен киметү максатыннан, яшел технологияләр, цифрлы чишелешләр кертү буенча планнарны, шулай ук энергия һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады ТР Президенты. 

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда экология куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелә. Соңгы өч елда табигатьне саклау чараларына 30 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урында тора. 

2019-2021 елларда, «Экология» илкүләм проектының федераль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан 7 млрд. сумнан артык акча үзләштергән. «Экология куркынычсызлыгы Татарстан предприятиеләре өчен дә мөһим булып тора. Өч ел эчендә алар бу максатларда 20 млрд сумнан артык акча тотты», - диде министр. 

Ул билгеләп үткәнчә, экология мәсьәләләрен хәл итү буенча фәнни технологияләр булдыру өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Россия Фәннәр академиясенең фәнни институтлары консорциумы белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды. Әлеге уртак эш «Калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү» һәм «Индустрия шәһәрләре экологиясе» юнәлешләре буенча алып барыла. Шулай ук быел Казансу елгасы мисалында елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшырту буенча сынау проекты гамәлгә ашырылачак.

Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә республикада углерод нейтральлегенә ирешү буенча экспериментны гамәлгә ашыру программасы формалаштырыла. Әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан, зарарлы матдәләрнең атмосфера һавасына чыгарылу, шул исәптән, парник газларын киметү векторын саклап калу мөһим юнәлешләр булып тора. Бу максатка ирешү өчен, җитештерү процессларына алдынгы фәнни технологияләр кертелергә тиеш.

Россия Фәннәр академиясенең Глобаль экология мәсьәләләре буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков, үз чиратында, Татарстан предприятиеләренең табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруын югары бәяләде, бу өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүгә әзер булуын белдерде. 

«Экология министрлыгы әйләнә-тирәлекнең сыйфат күрсәткечләрен яхшыртуда инновация алымнарын эзләү өчен Россия Фәннәр академиясе вәкилләрен беренче тапкыр гына җыймый. Түбән Кама сәнәгать узелы Россия Федерациясендә иң эре узелларның берсе булып тора. Безнең министрлык та, республика җитәкчелеге дә теләсә нинди идарә карарының фәнни яктан нигезләнүенә игътибар итә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. 

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге утырышның төп максаты – индустрия партнерларының сорауларын яңгырата алырлык мәйданчык булдыру, шулай ук бу эшкә галимнәрне дә җәлеп итү.

«Фән, хакимият органнары һәм сәнәгать предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге – экология өлкәсендә генә түгел, ә теләсә нинди башка мәсьәләләрне хәл итүдә дә төп үсеш векторы булып санала», - дип ассызыклады Александр Шадриков. Күчмә утырыш нәтиҗәләре буенча, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Россия Фәннәр академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Глобаль экология мәсьәләләре буенча Россия Фәннәр академиясенең фәнни советы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International