«Дан аллеялары һәр шәһәр һәм авылдагы иң әһәмиятле урыннадан санала. Без 9 майга, әлеге бөек көнне чиста намус белән каршы алу өчен, икеайлыкны төгәлләргә тиешбез».

2022 елның 23 апреле, шимбә

Александр Шадриков бүген икеайлыкның башлангыч нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән, барлык муниципалитетларда да паркларны, скверларны һәм массакүләм ял итү урыннарын җыештыру эшенә кереште. Санитар чистартуга 96 меңнән артык кеше һәм 2 500 берәмлеккә якын махсус автотранспорт җәлеп ителгән. Полигоннарга 89 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, бу 18 000 КАМАЗ дигән сүз.

Язның соң килүенә һәм бөтен җирдә дә карның бетеп җитмәвенә дә карамастан, территорияләрне җыештыру эшенә муниципаль хезмәтләр генә түгел, ә иҗтимагый хәрәкәтләр дә актив ярдәм итте. «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары җыештыруда үзләре дә катнашты һәм башкаларга үрнәк күрсәтте.

Бүген, ягъни 23 апрель көнне, республика өмәсе узды. Чараның үзәк мәйданы - Крылья Советов паркы.

Санитария икеайлыгы кысаларында «Эковесна 2022» акциясенә йөзләрчә татарстанлы, мәктәп һәм муниципалитетлар кушылды. Менә инде күп еллар татарстанлылар рөхсәтсез рәвештә булдырылган чүплекләрне ачыкларга да ярдәм итә. Икеайлыкның 22нче көнендә генә дә Министрлык адресына 746 хәбәр килә. Бу көнгә 35-40 хәбәр кабул ителә дигән сүз.

Закон бозу турындагы гаризаларны бирү өчен Халык контроле системасы да популяр мәйданчык булып тора.

Икеайлык чорында республика буенча күзәтчелек органнары барлыгы 1 291 хокук бозу очрагын ачыкланган (2021 елда ул 1530 булган), шуларның 781е бетерелгән. 664 зат административ җаваплылыкка тартылган.

Төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыкларын рөхсәтсез рәвештә урнаштыру, йорт яны территорияләрен чүпләү, контейнер мәйданчыкларыннан калдыкларны вакытында чыгармау элеккечә үк хокук бозуларның төп төрләре булып кала.

Александр Шадриков хокук бозуларны ачыкларга һәм бетерергә ярдәм итүче табигатьне саклау ведомстволары һәм башкаларга уртак эш өчен рәхмәт белдерде. 

Шулай итеп, Министрлык инспекторлары традицион рәвештә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының юл буе полосаларын тикшерә башлады. Әлеге территорияләрне тикшерү «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә алып барыла.

2022 елның 27 апреленә Россия тимер юллары белән берлектә тимер юл өчен бүлеп бирелгән полосаның санитария-экология торышын тикшерү буенча комиссия эше планлаштырылган.

Тәртип урнаштыруга Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының подрядчы оешмалары да кушылды. Инде 2 мең куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган, көн саен 428 кеше һәм 155 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

Өстәмә контроль максатыннан 22 апрельдә республика территориясендә авиация күзәтүе ясалды, 10 муниципаль район территориясе тикшерелде, 192 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Чыгыш ахырында министр ведомствоның атна саен Министрлык сайтында «Эковесна» бәйгесенең лидерларын һәм арадаш нәтиҗәләрен яктыртып баруын да билгеләп үтте. Александр Шадриков барлык муниципалитетлар да территорияләрне чистарту эшен актив рәвештә дәвам итәр һәм 9 майга барлык төп эшләр дә тәмамланыр, дигән ышаныч белдерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International