Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре чүпне аерып җыю темасына экология дәресләре үткәрде

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Төньяк территориаль идарә белгечләре Арча районының 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә чүпне ничек дөрес итеп аерырга кирәклеге турында аңлатты. Балалар «Батарейкалар, бирелегез!» һәм «Яхшы капкачлар» кебек экология акцияләрендә катнашулары турында сөйләде. 

Ә Буа шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасында Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус әзерләнгән уеннар уйнатты һәм җырлар башкарды. Экологлар фикеренчә, белемнәрне нәкъ тә менә бу яшьтә бирү мөһим, чөнки баланың киләчәктә үз-үзен тотышы шуңа барып тоташа.


Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районы Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына чүпне утильләштерү юллары турында сөйләде. 


Кама буе территориаль идарәсе Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән берлектә, Чаллы шәһәре 37нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен «Чүпне аерып җыю» темасына интерактив эшлекле уен үткәрде.

«Без үсеп килүче буын өчен каты коммуналь калдыкларны аерып җыю темасының кызыклы һәм мөһим булуын ассызыклыйбыз. Ә укытучылар һәм экологлар балаларга алган белемнәрен кулланырга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Кама буе территориаль идарәсе Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International