2022 елның 23-25 май көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә «Экодулкын» яшьләр экология оешмаларының VI форумы узачак. Биредә Татарстан Республикасының яшьләр экология берләшмәләре һәм студентлар җәмәгатьчелегенең иң актив вәкилләре һәм экология мәсьәләләре өлкәсендәге белгечләре җыелачак. Катнашучыларны белем бирү һәм дискуссия мәйданчыклары, тәҗрибә уртаклашу чаралары, шулай ук социаль экология, фән буларак экология, экологик белем бирү программалары һәм Татарстандагы проектлар, эшкуарлык һәм җәмгыятьнең экология инициативалары, экология туризмы кебек юнәлешләр буенча экспертлар белән очрашулар көтә.
Форумның пленар утырышы барышында катнашучылар экспертлар белән әйләнә-тирәлекне саклау һәм яшьләрнең экологик грамоталылыгын арттыру буенча үз инициативалары турында сөйләшә алачак. Катнашучыларга экология проектларын гамәлгә ашыруда үз тәҗрибәсен тәкъдир итү мөмкинлеге дә тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, форумда яшьләр экология берләшмәләре арасында социаль әһәмияткә ия экология проектларының республика бәйгесе узачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә проектларын гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Форумда Татарстан Республикасының 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган экология оешмалары һәм берләшмәләренең җитәкче һәм вәклилләре катнаша ала.
Моның өчен 2022 елның 15 маена кадәр онлайн-теркәлү узарга кирәк. Тулырак мәгълүмат Форум үткәрү турындагы нигезләмәдә: https://clck.ru/bVPyS.
Чараны Россия экология җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.