Чаллыга экологик десант төште

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Чаллыда, «Парклар маршы-2022» Халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында, экологик десант узды. Шәһәр буйлап балалар ясаган рәсемнәр, плакатлар һәм шарлар белән бизәлгән бәйрәм трамвае үтте.

Трамвайның яшь волонтер-пассажирлары, ягъни 20 нче, 50 нче номерлы мәктәп һәм 4 нче номерлы Экология үзәге укучылары, һәр тукталышта шәһәр халкына«Түбән Кама» илкүләм паркы турында мәгълүмат тупланган открыткалар, буклетлар һәм газеталар бүләк итте.

Ә педагоглар, Чаллының 23 мәктәбеннән җыелган балалар һәм башка битараф булмаган кешеләр Боровецк урманына чыкты, әлеге урман массивының кешеләр еш була торган өлешләрен кыш буена җыелган чүптән арындырды. Алар бергә «Түбән Кама» паркын санитар чистарту буенча эшләр башкарды. Экологик десантта катнашучыларның барысы да махсус дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International