Нурлатта яңа су белән тәэмин итү системасы төзелә башлаган

2022 елның 30 апреле, шимбә

Программа «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин төзелешкә старт бирделәр. «Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга. Су - яшәү чыганагы. Инде берничә буын нурлатлылар сыйфатлы су булуын көтә. Шуңа күрә 1 миллиард сумлык бу зур эшне бәйрәм шартларында башлап җибәрергә булдык. Эш беткәч, шәһәр халкы гына түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләр дә сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителәчәк», - дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин.

Әлегә нурлатлыларга дигән су Олы Чирмешән елгасыннан килә. Аны яхшылап чистартырга кирәк. “Бүген өч ел дәвамында үзләштерелергә тиешле җитди чара башлана”, - дип котлады нурлатлыларны Җәүдәт Миңнеәхмәтов бу мөһим вакыйга белән.

Су белән тәэмин итүнең яңа системасын төзү темасы буенча фикер алышу Нурлат муниципаль районы советында түгәрәк өстәл артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International