Игелекле, акыллы, сәләтле, иҗади, хезмәт сөючән һәм җаваплы – болар барысы да ул – Азнакайдан Амалия турында. Аңа – 11 яшь, ул Азнакай гимназиясендә укый, олимпиадаларда, конкурсларда актив катнаша.
Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җәмәгать инспекторлары белән очрашты. Ул ведомство алып барган эш һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган глобаль экологик проектлар турында сөйләде.
«ЭкоДөнья» Халыкара Экологик Премиясе – әйләнә-тирәлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлтелгән башка экологик эшчәнлектә күренекле казанышлар өчен иҗтимагый бүләк.
Татарстан Республикасында ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында, экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы платформа эшләнә.
Министрлык тарафыннан 1991-2021 елларда стационар һәм күчмә чыганаклардан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару буенча статистикага анализ ясалды. Нәтиҗәләр буенча стационар чыганаклардан чыккан пычрак матдәләр – 44,5%, күчмә чыганаклардан 72,6% кимүе күзәтелә.
Түбән Кама районындагы Биклән урманчылыгы юлы буенда Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм инициатив төркем тарафыннан 70 капчыктан артык чүп-чар җыелган.
Бүген экология министры Александр Шадриков журналистларга 30 ел эчендә атмосфера һавасы сыйфатына анализ нәтиҗәләрен җиткерде.
Сезгә «2022 елда иминият кертемнәрен түләү срокларын үзгәртү турында» 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә дәүләт ярдәме чараларын куллану – иминият кертемнәрен түләү буенча кичектереп түләү мөмкинлеге турында хәбәр итәбез.
21-24 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә онлайн-офлайн форматта узачак. Чара интеллектуаль цифрлы технологияләрне уйлап табучыларга һәм кулланучыларга юнәлдерелгән. Ул цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә продуктлар эшләү, гамәлгә кертү һәм коммерция ягыннан алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Гомуми белем бирү йортлары, өстәмә белем бирү йортлары, махсус (коррекцион) белем бирү йортлары укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Шәп экологик сәяхәт өчен бүлеш» табигатьне саклау акциясендә катнаша ала. Чара калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру буенча «ЭкоХОД» россиякүләм белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырыла.