Татарстан Республикасында ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында, экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы платформа эшләнә. Республика территориясендә экологик мониторингны, дәүләти (экологик һәм геологик) контролен (күзәтчелеген) һәм җир асты байлыкларыннан файдалануны цифрлаштыру өстенлекле бурыч булып тора. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре булып түбәндәгеләр торачак: һаваның пычрану чыганакларын ачыклауның оперативлыгын арттырачак җыелма исәп-хисапларны автоматлаштыру, Татарстан Республикасында гомумтаралган файдалы казылмалар хәрәкәтен тулы һәм дөрес исәпкә алу, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча электрон материалларны рәсмиләштерү.
Бүгенге көндә платформа булдыру өчен проект документациясен эшләү этабы тәмамлана. Икенче этап мәгълүмат системасының үзен булдыруны күздә тота.