Бүген VI Бөтенроссия су конгрессы кысаларында Россия Табигать күзәтчелеге фәнни-техник советының «Федераль проектлар мисалында ташландык суларны чистарту буенча технологияләрне һәм техник чишелешләрне куллану» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Быел экологик йөзү Министрлыкның «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» дигән фәнни проектына багышланган.
Экодиктант командасы ел саен үткәрелә торган «Зеленый экран» социаль видеороликлар конкурсын башлап җибәрә. Конкурска әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш турында видеороликлар кабул ителә. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, шулай ук экодиктант.рус порталында Экодиктантның киң аудиториясенә үз эшләрен күрсәтү мөмкинлеген алачак.
Татарстаннан килгән Хәннанова Азалия «Экология – һәркемнең эше» премиясендә инде икенче тапкыр катнаша, быел ул төрле номинацияләргә бик күп эшләр җибәргән һәм премиянең иң актив 50 катнашучысы арасына кереп, «Орлёнок»ка бара алачак!
«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мәләкәс елгасында барган эшләр белән бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский танышты. Хәзер биредә елга үзәнен чистарту буенча актив этап башланган, ул уылдык чәчү аркасында тоткарланды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына халыктан борчулы хәбәр килде. Казанлылар Адоратский урамындагы 62 номерлы йорт каршындагы җирле күлнең төсен үзгәртүе турында хәбәр иттеләр. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, оператив рәвештә әлеге урынга чыгып, табигый су һәм су катламнары пробаларын алдылар.
Экология министрлыгының кайнар линиясе буенча Балык Бистәсе районында зур калдыклар мәйданы януы турында мөрәҗәгать алынган. Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре оператив рәвештә янгын урынына чыккан.
Татарстанда агулы матдә нормаларын арттырып, транспорт чараларын эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча рейд дәвам итә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, эшләнгән газларның чисталыгы буенча 398 автомобильне тикшергән, 41 очракта норманы арттыру очраклары теркәлгән.
Ярларны җыештыру буенча «Россия суы» экологик акциясе кысаларында волонтер оешмаларының «Общий сбор» россиякүләм конкурсы бара.
Бүген без Министрлыкның экологик мониторинг бүлеге башлыгы Артур Шакирҗанов эшен күрсәтәчәкбез.