«Сез – безнең төп ярдәмчеләребез. Без экологик проблемаларны бергәләп хәл итәргә тиеш»

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җәмәгать инспекторлары белән очрашты. Ул ведомство алып барган эш һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган глобаль экологик проектлар турында сөйләде.  Министр активистларның сорауларына җавап бирде һәм аларның әйләнә-тирәлекне саклау буенча уртак эштә актив катнашуларын сорады. Александр Шадриков: «Сез – безнең төп ярдәмчеләребез! Җәмәгатьчелек, шул исәптән җәмәгать инспекторларының ярдәме Экология министрлыгы эшендә бәяләп бетергесез».

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать инспекторларының эше – табигать саклау законнарын бозуларны ачыклауда ярдәм итү, экологик хокук бозуларны теркәү. Татарстанда хәзер барлыгы 74 җәмәгать инспекторы бар.

Җәмәгать инспекторлары сафына экологиягә битараф булмаган, 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданины керә ала. Моның өчен ТР Экология министрлыгының территориаль идарәсенә гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International