Бу көздә KAZAN DIGITAL WEEK 2022 узачак

2022 елның 14 июне, сишәмбе

21-24 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә онлайн-офлайн форматта узачак. Чара интеллектуаль цифрлы технологияләрне уйлап табучыларга һәм кулланучыларга юнәлдерелгән. Ул цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә продуктлар эшләү, гамәлгә кертү һәм коммерция ягыннан алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Төп тематик юнәлешләр:

- «Интеллектуаль транспорт системалары»;

- «Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

- «Цифрлы индустрия 4.0»;

- «Финтех экосистемасы»;

- «Киберкуркынычсызлык»;

- «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;

- «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

- «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

- «Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

- «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Шулай ук форум кысаларында күргәзмә, тематик секцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар узачак.

Тулырак мәгълүмат сайтта: https://kazandigitalweek.com/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International