Җәй – табигатьтәге ямьне сакларга ярдәм итү вакыты. Татарстанның өч районында өмәләр узды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районындагы Биклән урманчылыгы юлы буенда Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм инициатив төркем тарафыннан 70 капчыктан артык чүп-чар җыелган.

Лаеш районының Орел авылындагы күл яр буе полосасыннан мәктәп укучылары экологлар һәм җирле халык белән бергә 7 куб.м чүп-чар җыйган.

Ә Арча районы «Арча» спорт мәктәбенең яшь экологлары каникулларда Казансу ярларын җыештырырга чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International